Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин килермен иртән кояш булып

Мин килермен өзелеп сагынганда Йөрәгеңә җылы май булып.

Мин килермен иртән кояш булып,

Мин килермен кичен ай булып.

Мин килермен өзелеп сагынганда

Йөрәгеңә җылы май булып.

Мин килермен сиңа яңгыр булып,

Керфегеңнән яшең юармын.

Җилләр булып исеп кайгыларың

Ярсып таратырмын, куармын.

 

"КУ" 11,2019

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер карасаң- кояш кебек, .................бер карасаң- ай кебек. ..................Бер карасаң, эреп тора ................коймактагы май кебек. ............... ...Бер карасаң - яңгыр кебек, ..............бер карасаң- җил кебек. ..............Бер карасаң ир дә кебек, ...............бер карасаң фил кебек. ............... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)