Мин гөл булып юлларыңда чәчәк аттым...
Давыл купты шулчак минем җаннарымда,– Син урладың ул давылны җилкән булып.
Мин гөл булып юлларыңда чәчәк аттым,
Син назладың минем таҗны җилләр булып.
Давыл купты шулчак минем җаннарымда,–
Син урладың ул давылны җилкән булып.
Мин ут булып кабынганда яңгыр булдың,
Сүндердең дә куйдың минем учагымны.
Ут шарыдай синең җанга атылганда,
Син яшердең миннән назлы кочагыңны...
Тиле яшьлек дулкын-дулкын бәргәләнсә,
Яры булдың минем күңел диңгезенең.
Кыя булып хисләремне тоттың тыеп.
Аңламадым мин ул чакта изгелегең...
Ә мин тиле көттем синнән яшен уты,
Әзер идем бер очкыннан кабынырга.
Әле булса өтә мине күз карашың:
Салдың ялкын... тик ник үзең калдың салкын?..
Фәния ГАБИДУЛЛИНА
"КУ"03, 2017
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев