Шигърият
Мин
Мин. Синең яныңда. Яшәргә өйрәнәм...
Мин.
Синең яныңда.
Яшәргә өйрәнәм.
Мәңгелек узыштан тукталып.
Бар нәрсә – шәмәхә. Чукынсын дөньясы.
Йөрәкне тыңлыймын таң калып.
Биш йозак артына бикләнгән йөрәкнең
Оныткан идем лә барлыгын.
Күкрәтер-тетрәтер давыллар көткәндә
Уятты... гап-гади тынлыгың.
Мин күпме йокладым? Айлармы, еллармы?
(Вакытның исәбе җуелган.)
Чаң булып кагылды исерткеч тынлыгың
Һәм тартып чыгарды чоңгылдан.
Планета ачкан күк йөрәгем тыңлыймын,
Таң калып, ишеткән сүзләрдән:
«Рөхсәт бир, бу гамьсез дөньяны җылытыйм!
Минме соң ярата белмәгән?!»
Мин. Синең яныңда. Яшәргә өйрәнәм...
Гөлнара Сабирова
"КУ" 06, 2022
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев