Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мең уйлар биләде, мең төрле

Минем бит бүгенге көнемнән үткәнем мең кабат яктырак!

Мең уйлар биләде, мең төрле,
мең шигырь язылды сык(ы)рап.
Минем бит бүгенге көнемнән
үткәнем мең кабат яктырак!
Яшь катыш елмайдым берүзем,
көзгегә бакканда күзләрем.
Йөрәкне мең әрнү тишкәндә,
бер тамчы ярату эзләдем.
Бер хисләр ташкыны биләде,
бер буп-буш калды ла күңелем.
Син мине аңламас чагыңда,
ялгызым калдым да түгелдем.
Бураннар дулаган мизгелдә
йә киң ул дөньясы, йә бик тар.
Үлдем дип уйлаган чагымда
йөрәгем түрендә шытым бар!

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев