Мәдхия җыр
Тапламагыз, берүк таптамагыз, Сөю хисе – ул бит гомерлек!
Тормыш буйлап күпме атласам да,
Һич арымыйм туры юлымда.
Мәдхия җыр язам чын күңелдән,
Ә ул җырым – сөю турында.
Ким дә түгел, түгел артык та ул,
Шактый гына язмыш сүтелгән.
Юлларыма чыкты мине сөйгән,
Өлешемә тиде – көтелгән!
Сабыр канатымда яши алдым,
Акыл белән кылдым гамәлем.
Нинди генә кыен хәлләрдән дә
Таба белдем чыгу әмәлен.
Ихлас сөйсәң, чаптар дилбегәсе
Түзүләрдән шартлап өзелә.
Тәртәләрне ватмас, җимермәскә,
Хисләремне тоттым тезгендә.
Сөю вәгъдәләрен саклау өчен,
Аңлый белү кирәк сүз хакын –
Йөрәгеңдә янсын ихлас учак,
Хисләреңдә дөрләт ут-ялкын!
Сөя белеп сөю – бер фәндер ул,
Чама белү – үзе мәртәбә!
Ашыксаң да авыз пешә кайчак,
Соң булу да мөмкин иртәгә.
Яратулар кирәк ихласлыкта,
Чын күңелдән коч син ярыңны!
Кабатлансын мизгел гомер булып –
Җылытсын ул һәрчак җаныңны!
Курыкмады җаным сынаулардан,
Максатыма хадим идем мин.
«Булдыралсаң, сөй көчлерәк мине,
Миннән көчле ярат», – дидем мин.
Бары шунда, бары парлы хистә
Сөю булып яна куш йөрәк.
Мәхәббәткә юлыктырса язмыш,
Бергә утын өстәү бик кирәк.
Пыскып яну – һич килешмәс халәт,
Сөю хисе – утлы чаптарлы.
Җилләрне дә узып йөгердем мин,
Сулышыма ялкын капмады.
Уйларым да булды тоташ ялкын,
Пеште, көйде якын торганнар.
Мине аңлар һәм дә үз күрерләр,
Янып-көеп гашыйк булганнар.
Меңнәр сөя, сөелә дә бүген,
Дәвам итә язмыш сынавы.
Йә, әйтегез әле, бу тормышта
Сөюдән дә тәмле хис бармы?!
Таңнар, кичләр, көннәр, минутлары,
Алып килсә сөю бәхете.
Кире кагар адәм алтыннарын,
Хәтта патшаларның тәхетен.
Тапламагыз, берүк таптамагыз,
Сөю хисе – ул бит гомерлек!
Күпме серләр аның сандыгында,
Бары икәү генә бүлерлек?!
Мәдхия җыр яздым чын күңелдән,
Ул җыр, әнә, сөю турында.
Яратыгыз һәм дә сөелегез,
Нокта куям шушы урында.
"КУ" 02, 2023
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев