Шигърият
Мәхәббәт һәм нәфрәт
Мәхәббәт һәм нәфрәт... Икесе дә Күкрәк читен бәреп чыккан хис.
Мәхәббәт һәм нәфрәт... Икесе дә
Күкрәк читен бәреп чыккан хис.
Кичергәннән икесен дә, туташ,
Азмы әллә яшең сыккан кич?
Мәхәббәт һәм нәфрәт – икесе дә
Илләр, калаларны җимергән,
Дәверләрнең учагында дөрләп,
Шагыйрьләргә язар җим биргән.
Мәхәббәт һәм нәфрәт –
кылдан нечкә,
Янартаудан әмма көчлерәк.
Шул хисләрдән йөрәк сүнмәс өчен
Акыл дигән бөек көч кирәк.
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев