Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәхәббәт

Йөргән чакта, мәңге ваз кичтем дип, Карамам дип, беркем ягына, Ни гаҗәеп – күңел түрләрендә Балкып сөю уты кабына!

Һәр романның башы-азагы бар.
Фәнчә әйтсәң, пролог-эпилог.
Һәм мәхәббәт алар уртасында
Яши бирә, алга омтылып.
Дәртләндереп, күңелләрне сафлый
Сөю хисләренең балкышы.
Сокландырып, биеклеккә дәшә,
Ай-кояштай нурлы яктысы.
Яшәтә ул назлап һәм иркәләп,
Яшәешнең орбитасында.
Төшәр өчен сәбәп табып була
Ләкин аның һәр ноктасында.
Әйләндереп, тулгандырып куя,
Уйлый калсаң, озын төннәрен.
Тормыш бик катлаулы – бозларында
Таеп китә әллә кемнәрең.
Олы хисләр вакланган чагында,
Тайпылганда кайсы вакытта,
Романнарның эпилогы керә
Кара кайгы булып китапка.
Йөргән чакта, мәңге ваз кичтем дип,
Карамам дип, беркем ягына,
Ни гаҗәеп – күңел түрләрендә
Балкып сөю уты кабына!

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnififc ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев