Шигърият
Матч-реванш
Без – чемпион! – Безнең туп – Җир шары.
Иртә әле безгә башны иеп,
Уен кырын ташлап китәргә.
Без, җан чыкса да, җиңәргә тиеш!
Бүген түгел икән – иртәгә!
Дәррәү кубып күтәрелик кенә,
Көндәшләрнең йөзе агарыр.
Бездән бер гол, бердәнбер гол кирәк!
Без – чемпион! –
Медаль тагарлык.
Кагыйдәгә сыешасы, диеп,
Әллә кемнәр юктан шау ясый.
Ни пычакка андый ярыш безгә,
Ни пычакка андый дөньясы?..
Аяк өчен баш җаваплы түгел! –
Уен кыры – сугыш кыры ул! –
Безнең өлеш – җиңеп, күккә ашу,
Сезнең – җәһәннәмдә кырылу!
Дәррәү кубып күтәрелик кенә,
Дошманнарның тезе йомшарыр.
Бездән бер гол, бердәнбер гол кирәк!
Без – чемпион! –
Безнең туп – Җир шары.
"КУ" 12, 2022
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Хәтәр уенСизәм, Рүзәл, язганыңныкемнеңдер явыз уен...Җир шарыннан футбол тибү- коточкыч хәтәр уен.Күпмегә барыр ул шатлык,гол керттем, дип шатланса?Ниләр булыр, гол артыннан,әгәр, ул туп шартласа? Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0