Логотип Казан Утлары
Шигърият

Матч-реванш

Без – чемпион! – Безнең туп – Җир шары.

Иртә әле безгә башны иеп,

Уен кырын ташлап китәргә.

Без, җан чыкса да, җиңәргә тиеш!

Бүген түгел икән – иртәгә!

Дәррәү кубып күтәрелик кенә,

Көндәшләрнең йөзе агарыр.

Бездән бер гол, бердәнбер гол кирәк!

Без – чемпион! –

Медаль тагарлык.

Кагыйдәгә сыешасы, диеп,

Әллә кемнәр юктан шау ясый.

Ни пычакка андый ярыш безгә,

Ни пычакка андый дөньясы?..

Аяк өчен баш җаваплы түгел! –

Уен кыры – сугыш кыры ул! –

Безнең өлеш – җиңеп, күккә ашу,

Сезнең – җәһәннәмдә кырылу!

Дәррәү кубып күтәрелик кенә,

Дошманнарның тезе йомшарыр.

Бездән бер гол, бердәнбер гол кирәк!

Без – чемпион! –

Безнең туп – Җир шары.
 

 

"КУ" 12, 2022

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без, имеш, чемпион, Җир шарын тибүче... .......... Ахры, Җир шарына бар аның бик үче?! ........... ... Тик бер гол кирәк ди, көндәшне җиңәргә,- .............. Биш гасыр кол иткән дошманны күмәргә. ............. ...Тик менә кая ул җиңәрлек команда? .............Без бит соң үзебез типкедә һаман да... .............. ...Ә Рүзәл төш күреп, таба күк юаныч,- .............Аңламыйм, ни бирә бу коры куаныч! .............. ... Сәйлән ( Ләйсән Мөгътәсимова)