Логотип Казан Утлары
Шигърият

Матәм көне...

Бүген әнә... тагы матәм көне... Ил күгендә кара болыт йөзә, Урамнарда янган шәм исе…

Сабырлыкка өндәмәгез безне,
Без өйрәнгән инде түзәргә.
Йонлы ялганнарга аяк сөрттек,
Ышанмыйбыз дөрес сүзгә дә.
Мамык мендәрләрдә йокласак та,
Җаннарыбыз ташка әйләнгән.
Кырыс дөнья салкын кулын суза
Чыгу белән җылы биләүдән.
Сөенергә өйрәтегез безне!
Өмет белән килә яшисе!!!
Бүген әнә... тагы матәм көне...
Ил күгендә кара болыт йөзә,
Урамнарда янган шәм исе…

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев