Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәскәү – алыпсатарлар шәһәре

Мәскәү куйган монда йөз милләтне, Сату итә... Тел дә әйләнми...

Базарда... бар да бар,

Әти башы белән әни башы гына юк...

Халык мәкале

Кулдан килгән һәркем сату итә,

Калганнары – сатып алучы;

Базар – илнең арба-тәгәрмәче,

Тормыш йөген тартып баручы!

Бар да сата... хикмәт – кем нәрсәсен:

Малын, тәнен, җанын, оятын...

Хәрбиләре яшерен корал сата,

Сәясәтче – илне, әдип – талантын...

Тулып, бушап... кайнап торган базар –

Көннең кырыс яшәү көрәше;

Кемгә – табыш, бәйрәм,

Кемгә – җан асрау,

Кемгә – кәмит,

Кемгә – күз яше...

Мәскәү куйган монда йөз милләтне,

Сату итә... Тел дә әйләнми...

Миллион татар бүген үзен сата...

Әти-әни башын – жәлләми!

Телен сата, илен-җирен сата,

Бабаларын, үткән шөһрәтен...

Елый алмый сүзсез басып торам –

Бигрәк арзан булган милләтем!

-------------------------

Казан белән Мәскәү арасындагы астрономик вакыт аерымлыгы – 45 минут (автор иск.).

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев