Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәрмәр диңгез буе – гөлләр...

Мәрмәр диңгез буе – гөлләр... Сезгә саксыз кагылдыммы? Учымда – алтын тузан... Тузаннан яңарып, янә сиңа килгәнче, Истанбул, Күпме гасырлар узган!..

***
Мәрмәр диңгез буе – гөлләр...
Сезгә саксыз кагылдыммы?
Учымда – алтын тузан...
Тузаннан яңарып,
янә сиңа килгәнче, Истанбул,
Күпме гасырлар узган!..
Мәрмәр диңгез буе – гөлләр...
Сезне шашып үпкәнгәме,
Ирендә сутлы тамчы...
Тамчы гына өмет бирче,
синдә кияргә, Истанбул,
Илдә кимәгән таҗны!..
Мәрмәр диңгез буе – гөлләр...
Гасырларга сузылып та
Бу нинди бетмәс сусау?!
Сусавымны басмасмы дип
бу диңгезләрең, Истанбул,
Учларым сиңа сузам!..
Мәрмәр диңгез буе – гөлләр...
Сезнең язмыштан көнләпме,
Йөрәктә – тирән яра?..
Яралаган ярым булып,
гөлләр эченнән, Истанбул,
Минем йөзне арала!..

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев