Мәңгелек куыш бу тормыш, мәңгелек узыш гүя...
Мин дә сөям кебек аны, ул – мине өзелеп сөя. Мәңге кавышып булмаслык мәхәббәт бездә гүя.
Мәңгелек куыш бу тормыш, мәңгелек узыш гүя.
Суыкта дер-дер калтырап, челләдә яна-көя,
Соңга калмаска иде дип яшибез кебек гүя.
Мин чабамын – ул куадыр, ул чабадыр – мин куам.
Егылгач сикереп торып, гел чабышка ыргылам.
Көзгедән чал чәчләр күреп, җиңеләчәкне тоям.
Ул да, нидер сизенгәндәй, куудан туктап тора.
Сикәлтәле юлларыннан читләргә бора-бора,
Эх, син, тыңлаусыз сабый дип, башымнан сыйпап тора.
Мәңгелек куыш бу тормыш, мәңгелек узыш гүя.
Мин дә сөям кебек аны, ул – мине өзелеп сөя.
Мәңге кавышып булмаслык мәхәббәт бездә гүя.
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев