Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мамык шәлнең күзе киткән...

Дөньяның да күзе киткән – Сүтелгән дә сүтелгән. Сүз белән сүзне ялгарга Мөмкин чикне үтелгән.

Мамык шәлнең күзе киткән –
Сүтелгән дә сүтелгән.
«Сизми калдым, әрәм булган!» –
Дигән көнгә җителгән.
Дөньяның да күзе киткән –
Сүтелгән дә сүтелгән.
Сүз белән сүзне ялгарга
Мөмкин чикне үтелгән.
Сүтелгән күзләр артында
Ыржаеп торган бушлык.
Тишек шәл кебек дөнья бу –
Салкыны өтә тышның.
Күз арты күз – җылы кача,
Күз арты күз – матурлык...
Иңнәр ни соң?! Җаннар өши...
Хәлләр – каның катарлык…

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев