Әллә соң дөньяда аклыкка...
...Сине бер кочаклап елыйсы, Юасы килә бит, и дөнья!
Әллә соң дөньяда аклыкка,
Яктыга бер урын калмады?!
Көннәрне «сары сүз» буяган,
Карага буялган таңнары...
Кешенең гайбәте сатыла,
Хәсрәте (!) сатыла... лайкка.
Модада – җиңеллек һәм дә хайп,
Тик урын калмады лаекка.
Кайда җан? Кайда рух? Тирәнлек? –
Боларның барысы да – искелек.
Курчаклы уенга алданып,
Упкынга атыла кешелек.
«Бу – авыр, бу – озын, катлаулы,
Җиңелрәк булсын ул уйларга»...
Җиңеләйдең түгелме син, дөнья,
Җиңеллек артыннан куганда?!
...Бәгырьне айкарлык сүзләрнең
Бәһасе калмаган бу җирдә
Җылылык эзлимен (садә җан),
Һич югы бер мәгънә, кимендә..
Мин аклык эзлимен җиһаннан.
(Ә җанга каяндыр моң ява!)
...Сине бер кочаклап елыйсы,
Юасы килә бит, и дөнья!
Гөлнара Сабирова
"КУ" 06,2022
Фото: unsplash
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев