Әллә безгә җил сызгыра...
Күңелемдә шатлык туа Аулар тузгып ятканда, Бүрәнемнең балыкларын Тоталмыйча кайтканда.
Әллә безгә җил сызгыра
Барган чакта Бүрәнгә* ?
Тотыйк әле күпләп балык,
Аулар корып тирәнгә.
Урламыйбыз кешенекен,
Без тотабыз үзебез,
Егып күлнең камышларын,
Көймә генә эзлибез.
Ә мин күлгә карап торам,
Агайларым сүгенә.
Кояш тыгыз нурлар коя
Тыныч күлнең өстенә.
Никтер бүген балык уйный,
Чума анда, монда да.
Көймә юкка агайларның
Күңелләре болгана.
Ә мин көймә булмаганга
Эчтән генә куанам.
Аулар тузгып ята ярда, –
Күл суында юмаган.
Йөзә балык, чумып ала.
Яши безнең күлебез.
Димәк, әле мөмкинлек бар,
Мескеннәрдән түгел без.
Күңелемдә шатлык туа
Аулар тузгып ятканда,
Бүрәнемнең балыкларын
Тоталмыйча кайтканда.
Бүрән – күл исеме.
"КУ" 09, 2019
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев