Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үлгәннәр терелеп кайтсалар...

Көн саен һәлакәт-яулардан  Кешеләр өзлексез кырыла!..

Никадәр агачлар янгыннан

  Күмергә әйләнә, көл була...

Көн саен һәлакәт-яулардан

 Кешеләр өзлексез кырыла!..

Йа Раббым! Бу мәхшәр-афәтләр

Бетәрме кайчан да булса бер?

Чәчәктәй гомерләр өзелә! –

Бәндәгә кайда да юк кадер...

...Күмергә әйләнгән агачлар

Беркөнне шау чәчәк атсалар...

Әгәр дә, могҗиза булып бер,

Үлгәннәр терелеп кайтсалар?!

Бу... соңгы орышта үлгәннәр...

Терелеп, әгәр дә... кайтсалар?!

 – Әнием! Мин бит бу – улың! – дип,

Бикләнгән ишекне каксалар?!

Тәрәздән тәрәзгә йөрсәләр,

Ишекне ачтырып керсәләр...

Уллары терелеп кайтканын  

Бичара аналар күрсәләр...

Мондый зур шатлыкка чыдармы,  

Түзәрме аларның йөрәге?

–  Йа Раббым! Бу – аның улымы?

  Түгелме кемнеңдер өрәге?        

        Төшендә ничәмә мәртәбә

Бәйләде улының ярасын...

Төшендә ничәмә мәртәбә –  
Йа Раббым! –

Коткарды үлемнән баласын!

Чынлап та, бу – аның улымы?

Бу аның кулымы – кочаклый?!

Йа Раббым! Әллә бу – саташу,

Әллә бу тилерү шулчаклы?!

Шатлыктан еларга иде дә...

Еларга... Тик чыкмый күз яше...  

Каршында – сөекле баласы...

Тик нигә, нигә ул сүз дәшми?

Йа Раббым! Никләр дип анага

Бирдең Син бу сынау-кайгыны? –

Кояшы юк хәзер, җанын тик

Яктырта бары шул ай гына...

Йа Раббым! Бу җиргә нигә дип

Бирдең Син гарасат-давыллар? –

Һәркайда – хәрабә-шәһәрләр,

Хәрабә-агачлар, авыллар...

Һәркайда – өшәнгән кешеләр...

Учлардан саркыла аһ-ваһлар...

Кайдадыр җил булып уһылдый

Каберсез кадерсез әрвахлар...

...Күмергә әйләнгән агачлар

Әгәр дә шау чәчәк атсалар...

Йа Раббым! Ни дияр иде, дим,

Үлгәннәр терелеп кайтсалар?!
 

 

"КУ" 09,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев