Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ленин өндәмәсе

Мәңге шулай булган һәм булачак – Җирне ашлап ургый кара кан.

Ерактан ук кулын изәп өндәр,

Ансыз булмас район үзәге.

Пеләшеннән буй-буй агып төшәр

Ирек кошларының тизәге.

Бакыр сакалыннан үбәр кояш,

Җиң очларын җилләр селкетмәс,

Урыныннан күчмәс, җил-давыллар,

Гарасатлар аны өркетмәс.

Басып торыр юллар чатында ул,

Һәр силсәвит ишегалдында.

Узган дәвер карачкысы булып,

Кулын изәп өндәр тагын да.

Алгысытыр алга, киләчәккә,

Игелекле ирек юлына.

Инкыйлабка өндәр халыкларны,

Әйләнмәскә патша колына.

Ә патшалар алмашына торыр,

Тик ирәймәс ирке колларның.

Күңелләрне басар азан моңы,

Йә чаң кагар колоколлары.

Дин өйрәтер халык лаек диеп

Үзе сайлап куйган хакимгә.

Таянырга өндәр бер Илаһка,

Разый булып бирмеш һәр көнгә.

Үз тиранын буар башкисәрен,

Үз Ленинын көтәр туар таң.

Мәңге шулай булган һәм булачак –

Җирне ашлап ургый кара кан.

 

"КУ" 06, 2024

Фото: архив

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев