Шигърият
Үлемнән көчле моң
Мәңгелеккә күчәм инде дип торганда, Өздерепләр сайрап куйды моңлы тургай.
Янулардан тора иде гомерем минем.
Беркем әле яндырмады мине болай.
Мәңгелеккә күчәм инде дип торганда,
Өздерепләр сайрап куйды моңлы тургай.
Болай булгач, китеп булмас, ахры...
Сүнеп барган җанга тансык җыр бу.
Яз җырчысы – тургай моңы.
Менә шул моң кире борды
Китәр юлны, күчәр юлны.
"КУ" 06, 2017
Фото: pixabay
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев