Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көзге уйлану

Тагын көз килә, чумып алтынга, Бар да үзенчә ямьгә төренгән.

Тагын көз килә, чумып алтынга,

Бар да үзенчә ямьгә төренгән,

Табигать белән җир-әнкәгәме

Җыеналар күк хисап бирергә.

Миләшләр пешкән, ут-кызыл булып,

Алмагач сыгыла йөге авырга.

Чикләвек тулган – тып-тыгыз тәнле,

Баланнар комач алка тагынган.

Каршылап илнең шундый фасылын,

Һич тынгы бирми бер уй үземә:

Халкым каршына, тотып мул кәрзин,

Килсәмче мин дә гомер көземә.

 

"КУ" 11,2018

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев