Шигърият
Кысылдык без...
Күч-күч сарган бал кортына кем кызыкмас, Үзләре үз бер ояга җыелмаса…
Кысылдык без – яшәп яту ыслап кына.
Кыш бик озын, чыга алсак кышлап кына
Иңәр иде җылы, бәлки, телләргә дә,
Оят инде телгә җылы теләргә дә.
Тупасландык, кыскан саен «а» дибез без,
«Ә» диясе урында да «бә-ә» дибез без...
Мәгълүм инде, тел чарларга чара бетсә,
Инкыйразга менә дигән бер девиз без!
Бетеренмик, без Шүрәле түгел ләса,
Кысучы да Былтыр түгел, быел ләса...
Күч-күч сарган бал кортына кем кызыкмас,
Үзләре үз бер ояга җыелмаса…
«КУ» 11, 2026
Фото: magnific ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев