Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кышкы авыл

Бурап яуган карлар әйтерсең Калебне дә сарган ак көрткә. Барлый күңел утлы тәрәзләрне – Канат куймак була өметкә!

Уҗымнарның өсте ап-актан,
Авылым кырларына кар яткан.
Сагынып кайтып киләм ераклардан,
Кар сыланып ага яңактан...
Чишмә күңелен тирән көрт баскан,
Юлаучы юк иске сукмактан,
Челтер чыңын бүлми һичбер чыр-чу –
Үз көенә ургый улактан.
Тау шуарга төшми сабыйлар,
Боз өстендә уйный җил генә.
Җилгә иптәш – шук кар малайлары,
Бөтерелеп, үргә йөгерә.
Күккә җылы үрли морҗадан,
Йолдызларга таба, биеккә.
Төз багана булып – тыныч мәлдә,
Җил искәндә – биеп-биеп тә.
Морҗасыннан төт(е)не чыкмаган
Утсыз өйләр ут(ы)ра үгисеп,
Авыл урамнары буп-буш, тып-тын,
Капкаларга салган кар ишеп.
Бурап яуган карлар әйтерсең
Калебне дә сарган ак көрткә.
Барлый күңел утлы тәрәзләрне –
Канат куймак була өметкә!

 

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Калалардан хәл белергә бар кайтканнар .......чират торып басса да каравылга, .....ах- вах килеп, зарланышып утырудан, .......саулык кайтмый яман чирле авылга. ....... ...Сәйлән