Кышкы авыл
...Карап торсаң, бер әкият сыман Кызык та соң авыл тормышы!
Карлы-бәсле авыл. Малай-шалай,
Боз өстендә алка тибәләр.
Язылмаган дәфтәр битләредәй,
Агарынып ята түбәләр.
Морҗалардан чыккан ялкау төтен
Чорнала да елгыр буранга,
Мунчаларның тәмле исен төяп,
Ял итәргә кача урманга.
Яшел җәйне төргәк-төргәк итеп,
Элеп куйды икән кем анда? –
Кычытканнар, кипкән мәтрүшкәләр,
Калтырана салкын чоланда.
Язны чакырамы тәрәзәләр –
Чәчәк аткан бозлы пыяла.
Кабарынып, саклык белән генә
Томшык сузган бер кош оядан.
Ул күрсәгез иде сабыйларның
Ак келәмнән атлап барышын!
Чана җиккән җитез аргамаклар
Карга тими чаба узышып.
...Карап торсаң, бер әкият сыман
Кызык та соң авыл тормышы!
"КУ" 02, 2023
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Кайда ди ул авылда аргамак?Бетте ул чаклар.
0
0
0
0
Ностальгия .............. ...Карап торсаң бер әкият сыман ...........Кызык та соң авыл тормышы.(“Кышкы авыл” Вазыйх Фатыйхов) ............... ...Карап торам, шигъри бер әкият .................язган шагыйрь авыл турында. ....................Козгын кунган зират калган бүген ................күп авыллар торган урында... ................. ...Мондый хәлдә калган авылларга, ...............каравы да, хәтта кызганыч! .................Ә шагыйрьнең нечкә күңелен тик ..................җирсү хисе сызып узган ич! ................ ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0