Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кыш чыгу

...Балачакның озын-озак кышы Истә калды булып төш кенә.

Тәрәз төбендәге яраннарны
Әнкәм куйды базга төшереп.
Ул гөлләрне шулай саклап калды,
Кышкы салкыннардан яшереп.
Безне дә ул саклап торды кыштан –
«Усал җилләр өйгә кермәсен!»
Куа иде тәрәз төпләреннән –
«Берүк салкын тия күрмәсен!»
Ә без исә көн дә кызык таптык
Тәрәзәгә каткан бозлардан.
Эретеп тын белән хәбәр көттек
Җылы китерәчәк язлардан.
Түземсезлек белән көтелде яз –
Авыр да соң инде кыш чыгу!
Суык бабай сынауларын үтү –
Безгә булган икән чыныгу.
Базда язны көткән сабыр гөлләр
Тамырлардан кабат үсәрләр.
Томау төшүләрдән, ютәлләрдән
Без дә менә, шөкер, исәннәр!
Түбәләрдән тамчы тама башлый –
Бу шатлыктан күңел җилкенә!
...Балачакның озын-озак кышы
Истә калды булып төш кенә.

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев