Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күңелләрдә якты өметләр

Без – мәңгелек халык! Күңелләрдә Киләчәккә якты өметләр.

Һәм уята мине кискен тавыш.
Кайда атым? Кайда кылычым?
Муса Чахоровский,
Польша татары.

Бу дөньяда нинди мирас калган
Татар булып туган егеткә? –
Югалтулар арты югалтулар...
Тик өметләр генә йөрәктә.
«Кайда атым? Кайда кылычым?» – дип,
Ул төшеннән әрнеп уяна.
Бүген дә бит, әнә, дала яна,
Гөжләп аккан канга буяла.
Ут чәчрәтеп, корыч атлар чаба,
Яңа корал яный далада.
Гасыр арты гасыр үтә тора,
Тик тынычлык һаман юк анда.
Буыннардан-буыннарга күчә,
Җилкәләрдән төшми авырлык.
Ачы хакыйкатьләр әрнеткәндә,
Сорала нык түзем-сабырлык.
Чал тарихта тирән эзләр ята,
Үткәннәрдән сабак алырга.
Бар зур теләк, бар әле көч-куәт,
Татар булып яшәп калырга.
Без – мәңгелек халык! Күңелләрдә
Киләчәккә якты өметләр.
Җир шарының төрле почмагында
Татар исемен, данлы казанышын,
Горурланып,
Хәтерләрдә саклый егетләр!

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев