Кунакул
Каникул һич туры килми, Туры килә кунакул. Тик өч айга гына килгән Иң кадерле кунак ул.
«Каникул» дип ялгыш итеп,
Нишләптер, атаганнар.
Нигә микән дөресрәк
Бер исем тапмаганнар?
Бик азлар белә мәгънәсен –
Нәрсә соң ул каникул?
Бер китаптан укып белдем –
Латинда эт икән ул.
Мондый рәхәт чакны ничек
Бирергә кирәк эткә?!
Тугыз ай буе мәктәптә
Минутлар санап көт тә.
Яңа исем таптым менә –
Булсын, әйдә, кунакул.
Барсы көтә, озак килә,
Сагындырган кунак ул.
Болай диеп атау ялны
Туры килә бар яктан.
Авыл тулы шәһәр кызы –
Бар да кунакка кайткан.
Үзем дә барам кунакка:
Якынга йә еракка.
Узган ел диңгезгә бардым –
Кыш булмый торган якка.
Каникул һич туры килми,
Туры килә кунакул.
Тик өч айга гына килгән
Иң кадерле кунак ул.
"КУ" 04, 2017
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев