Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кулларымны офыкларга суздым

Кулларымны офыкларга суздым: син дип белдем күктә, кояш түгел!

Кулларымны офыкларга суздым: син дип белдем күктә, кояш түгел!
Куллар идемени дөрләп янган? Юк, кояшка гаҗиз калган күңел!
Күктән иңгән бер йолдызга Җирдә назлы сүзнең иң назлысы – «гөлем»...
Җил-давыллар кубып Җирдән Күккә очты Күңел Җәнабемнең көле...
Учларыңда калды юеш эзе күз яшeмнең... Нидер яшәү, үлем?!
Күпме елга гаип диңгезләрдә! Синең суларыңа мин күмелдем…

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев