Көтмәгәндә, арттан пычак кебек...
Азмы яңаклады бу язмыш... Бөтен нәрсә үтә, бу да үтәр, Тантанада бары – яңарыш, Дуслык кайтмас, шунысы аяныч!
Көтмәгәндә, арттан пычак кебек,
Ак җәймәгә гүя кара корт...
Дус, дип йөрдем, дус, дип уйлый идем,
Ышанасы килми: «Син дә, Брут?!.»
Дошман – явыз, аның күңел кара,
Кулы керле, җаны – үчендә!
Дошман ачык, аннан качып була,
Яки көтеп була –
Әзерләнеп була һөҗүмгә,
Йә булмаса солых төзеп була,
Һәр якка да кирәк өченгә.
Горурланып, кадереңне белеп,
«Дус», дип йөрдем, – галәм танысын!
Берни әйтми, бер кылыгың белән
Урынына куйдың барысын.
Өлешеңә кермәдем дә кебек,
Булдым һәрчак якты теләктә.
Дус куллары хәнҗәр батырдылар
Ак перчатка киеп йөрәккә.
Күпме күңел кайту. Бинахакка
Азмы яңаклады бу язмыш...
Бөтен нәрсә үтә, бу да үтәр,
Тантанада бары – яңарыш,
Дуслык кайтмас, шунысы аяныч!
"КУ" 04, 2018
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев