Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көтелмәгән сөенеч

Бүген иртән чыкта коендыңмы? Юындыңмы чишмә суында? Ак күлмәгең җилфердиме җилдә, Нинди шатлык синең җырыңда?

Бүген иртән чыкта коендыңмы?
Юындыңмы чишмә суында?
Ак күлмәгең җилфердиме җилдә,
Нинди шатлык синең җырыңда?
Сизәсеңме, сөенечләреңнең
Акрын гына җанга үрләвен,
Бәхетеңнең күккә ашуларын,
Сөюеңнең янып дөрләвен?
Сизәсеңме, син бөтенләй башка,
Башкачадыр күңел моңың да.
Күрәсеңме, бөтен игелекләр,
Изгелекләр ява юлыңа.
Син барасың оҗмах түрләренә,
Иңнәреңә элеп нур-канат.
Син барасың шушы юллар буйлап,
Гомереңдә, бәлки, мең кабат.
Син барасың шушы юллар буйлап,
Беренче кат, бәлки, кем белә.
Күңелеңә әнә кояш куна,
Күзләреңнән шатлык бөркелә.
Насыйп булсын сиңа һәр иртәне
Чишмә челтерәвен тыңларга.
Һәрчак атла шулай сөенә-сөенә
Изгеләрдән изге җомгага.

"КУ", 10, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев