Шигърият
Көтү
Әнисеннән ул елмаю көтте, Әтисеннән – киңәш, Дошманнардан иң көчлесен көтте, Дусларыннан – тиңдәш.
Әнисеннән ул елмаю көтте,
Әтисеннән – киңәш,
Дошманнардан иң көчлесен көтте,
Дусларыннан – тиңдәш.
Болыт килсә, ул кояшны көтте.
Аяз булса – болыт.
Юкәләрдән һаман алма көтте,
Тупыллардан – шомырт.
Шагыйрьләрдән акыллы сүз көтте,
Музыканттан – зур хис.
Кешеләр аннан көлеп сөйләделәр:
«Ул көтәргә хирыс...»
Ә хатыны тап-тар бүлмәсендә
Көтте кара малай.
Язмыш көтте, җилдән бишек асып
Кәкре карамага.
"КУ" 03, 2017
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев