Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кәрван

Гомерем буе килгән һиҗрәтне – Хәсрәтне шулай бетерер кәрван, Үз Ватаныма кара табутта Ак кәфен белән китерер кәрван...

Моңсу бер көндә, ахшамга таба

Мине Ватанга китерер кәрван.

Бер ял көнендә һич көтмәгәндә,

Йөз-мең мәшәкать иттерер кәрван.

Дөнья чүлендә сусаган җанга

Шифа суларын эчерер кәрван,

Былбыллар сыман сайрар җанымны

Дөнья-читлектән очырыр кәрван.

Җанымны яккан сагыш утларын

Шәм-чыра кебек сүндерер кәрван,

Дусларым ләм-мим тынып торганда,

Урам этләрен өрдерер кәрван.

Гыйбрәт иттереп фани дөньяга,

Гамәл дәфтәрен төрдерер кәрван.

Фани дөньядан аралап алып,

Бакый дөньяны сөйдерер кәрван.

Гомерем буе килгән һиҗрәтне –

Хәсрәтне шулай бетерер кәрван,

Үз Ватаныма кара табутта

Ак кәфен белән китерер кәрван...

 

"КУ" 10, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев