Көзге Иделдә – май шәүләсе
Котлыйбыз!
Мөсафир җил үтте көнне алып –
Оеп калды көзге Идел өсте.
Нәүмиз айның как шәүләсе бүген –
Ышыклауга мохтаҗ күңел төсле.
Керәч якты чәрдәкләнеп ята,
Охшап безнең хәлсез ниятләргә;
Тояк эзе шәйләнгән күк була
Ырыс капка йоткан тиякләрдә.
Рәшәме ул хәтер офыгында,
Төерме ул татар бугазында?! –
Ыру булып ыргып килә уйлар –
Пыра булып оча күк базында.
Ятим һәм ят нарасыйлар кебек,
Зилзиләдән качып...
Җилгә бара –
Диңкеп, тәмам зәгыйфьләнеп,
Ымсыз кавем тулы илсез кораб...
Рәсемме ул хәтер төпкелендә,
Уйлармы ул тарих чоңгылында?! –
Чырагач-утсыз,
саз чиертмәкче булдым...
Ыңгырашу чыкты соңгы кылдан.
Зиһеннәрнең иләсләнгән чагы,
Өнгә төшнең әверелгән мәле...
Ләүһелмәхфүзләрдә язылганны
Әләм иткән дәвер килгән мәллә?!
Йолдызларга карап, юл эзләмим,
Хәтер ташларына сүзләр уймыйм...
Айның төсе качкан – аңа кыен...
Көзге Идел... Анда йөзләр уйный...
Алда калкыр беркөн май кояшы –
Матурлык һәм аклык арасыннан...
Адашкан бер кораб йөзеп үтәр
Ләббәйкәле заман дәрьясыннан.
Редакциядән: Ләбиб Леронны туган көне белән тәбрик итәбез!
Сәләмәтлек,озын гомер, иҗат уңышлары телибез!
«КУ» 11, 2026
Фото: архив
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев