Көзге белән дуслык бетте минем...
Йөзне дөрес күрсәтми башлады, Ачу килә шуңар...
Көзге белән дуслык бетте минем,
Сезнең ничек, кызлар?!
Йөзне дөрес күрсәтми башлады,
Ачу килә шуңар...
Һәр көн иртән көзгегә карыйм да
«Син кем?!» – диеп сорыйм.
Үз-үземне танымау сәбәбе
Көзгедән дип уйлыйм.
Маңгай, ияк, күзләр тирәсенә
Каян килгән сырлар?!
Сездә дә бармы соң ул галәмәт,
Әллә юкмы, кызлар?!
«Ни дигән сүз булды соң бу?!» – диеп,
Кайсыгыздыр сорар. –
Өегездә әллә бер көзге дә
Тотмыйсызмы, кызлар?!
Көзгегезгә, кызлар, сез дә кайчак
Күз салыгыз әле,
Бу хикмәти үзгәрешләр әллә
Бер миндә генәме?!
...Мин бит һаман биек үкчә киям,
Күлмәгем – декольте.
Миннән бизмәгәндер дип ышанам
Ирләрнең дикъкате.
Әл(е) дә булса гаярь аргамактай
Нык торам аякта.
Хәтта «швед йөрүе» өчен дә
Таянмыйм таякка.
Һушыннан яздырып сөя алам
Япь-яшь ир-егетне...
Эзләп табып карасыннар әле
Нәкъ минем кебекне?!
Әле ир-егетләр арттан килеп,
«Девушка!» дип дәшә...
Шулай булгач, көзгедәге сурәт
Бөтенләй чүп нәрсә!
«КУ» 02, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев