Көз түгел, алданма
«Көзләремә кердем, дустым», – дисең, Җәйдән бары чыгып киләбез. Ышан, дустым, чиста күңел белән Без көзләргә соңлап керәбез.
«Көзләремә кердем, дустым», – дисең,
Җәйдән бары чыгып киләбез.
Ышан, дустым, чиста күңел белән
Без көзләргә соңлап керәбез.
Ашыкма әле, бит күңелең тулы
Сөю белән җылы җир назы.
Син тыңлама, ул бит безгә түгел –
Китеп барган казлар авазы...
Алар китә, көз уртасы җиткән,
Бу безнең көз түгел, алданма.
Ни уйлыйсың күзләреңне тутырып
Карап калган чакта казларга?
Быелгы көз бигрәк соңлап килде,
Җәй уртасы кебек иркәләп.
Безнең дә көз шулай җылы булыр,
Ашыкмыйча гына, икәүләп,
Яфраклардан көзге нурлар тамып,
Соңгы рәшә төшкән бер мәлне,
Без дә керербез бер ул көзләргә –
Тезмә сыман шигъри кимәлле.
«Көзләремә кердем, дустым», – димә,
Безнең ярсу күңел – язларда.
Өзгәләнмә моңсу караш ташлап,
Китеп барган киек казларга.
«КУ» 07, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев