Шигърият
Көз белән вальс
Син – җанымда. Һәрбер күзәнәктә... Син яраткан Көзем! Алтыным! Суыгыңнан түгел, сөюеңнән Бераз гына бугай калтырыйм.
Пышылдавың үбә колагымнан...
Кытыкланып куям тыныңнан.
Чәчләремне назлап таравыңнан
Рәшә булып эрим тын гына...
Йөрәк кылын чиертә моңлы тавышың,
Карашыңнан тыным өтелә.
Безнең җаннар тоташ җөмлә кебек...
Нокта да юк әмма, өтер дә.
Мин вальс биим синең кочагыңда...
Һич күренми тирә-дөньясы!
Бу мизгелдә бәхет биләвендә
Өр-яңадан килә туасы!
Син – җанымда. Һәрбер күзәнәктә...
Син яраткан Көзем! Алтыным!
Суыгыңнан түгел, сөюеңнән
Бераз гына бугай калтырыйм.
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев