Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көз

Җил чыга да, җиргә яфрак ява, Саргаю да матур булыр икән. Картаю да шундый булсын иде. Без киткәч тә, игелеге калып, Якты нуры җиргә тулсын иде.

ЭЛЕГИЯ
Җил чыга да, җиргә яфрак ява,
Саргаю да матур булыр икән.
Картаю да шундый булсын иде.
Без киткәч тә, игелеге калып,
Якты нуры җиргә тулсын иде.
Җылы кирәк. Туңган торбалардан
Нигә һаман җылы килми икән.
Нигә күпләр безне күрә торып,
Күзен каплап, күрми йөри икән.
Күкләр белә, барысын белә бугай,
Бер ым көтә күзләр бөек күктән.
Мин яшәргә диеп килдем Җиргә
Һәм кайтырга чират көтәм күптән.
Үткәннәрем күңел дәфтәрендә:
Рәт-рәт булып, шатлык белән сагыш.
Без танышлар гүя бик күптәннән,
Һәрбер көзем – минем өчен табыш,
Һәм югалту, һәм юату гүя.
Көзгеләргә йоккан әверелеш.
Хәлең ничек? Хәлем ярый бүген,
Яшәп яткан мәлем бер килеш.
Ә көз дустым җиргә яфрак чәчә,
Җил талкыгач, мескен, нишләсен.
Саргаю да матур була икән,
Көзләр матур быел диясең.
Иясеннән хуҗасына кадәр,
Хуҗасыннан иясенәме,
Барыр юлда алтын келәм ята,
Шуннан чабасылар киләме?
Шуннан чабасылар килә минем,
Минем күңел алтын көз бит ул,
Якты сагыш белән уратылган,
Шул көзләргә сыймас сүз бит ул.
Җил чыга да, җиргә яфрак ява,
Саргаю да матур булыр икән.
Картаю да шундый булсын иде.
Без киткәч тә, игелеге калып,
Якты нуры җиргә тулсын иде.

 

«КУ» 09, 2026

Фото: Ләйсән Зарипова

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев