Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көтүчеләр. Көтүчеләр...

Шәһәрдәме, авылдамы, басудамы йә кырдамы, иректәме, тоткындамы – без һаман да гел көтүдә, без һаман да көтүчеләр…

Шәһәрдәме, авылдамы,
басудамы йә кырдамы,
иректәме, тоткындамы –
без һаман да гел көтүдә,
без һаман да көтүчеләр…

Имин тормыш, яхшы хәбәр,
саулык-байлык, бәхет-шатлык...
көтүчеләр.
Хәтта бу тормышта булмаганны –
идеаль парны, җандаш затны,
...көтүчеләр!
(санап китсәң, кәгазь җитмәс!)
Гел көтүдән
(көтүчедән, юлбашчыдан!)
торамы әллә бу дөнья?
Иң мөһиме,
иң кирәге –
булсын икән
һәр мизгелдә
сине теләп
көтүчеләр!

3 Бу очракта көтүчеләр сүзен ике, ягъни пастух һәм ждущий мәгънәләрендә аңларга кирәк.

 

«КУ» 01, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ни көтү? ........... ...Без һаман да көтүлектә, инде биш йөз елдан артык, ................Тик без түгел, куып барган, арттан чыбыркы шартлатып. .............. ...Без көтүдә, ябылуга дучар булган мал көнендә,- ...............Яшәп яту, Ходай түгел, бары чабан хөкемендә. ............... ...Чабан мактап үсендерә, кими тик баш саны гына . ..............,Ни көткәне ачык, калса, халык корбан сарыгына... ................ ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)