Шигърият
Көттеңме, диңгез?
Көткән идеңме син мине, Хисләргә тирән диңгез? Минем сиңа булган сөю Чиксезлегеңә тигез.
Көткән идеңме син мине,
Хисләргә тирән диңгез?
Минем сиңа булган сөю
Чиксезлегеңә тигез.
Дулкыннарың сәлам бирә,
Сөенәм шуны күреп.
Сөйләшергә килдем менә,
Киң кочагыңа кереп.
Артык дулкынланма, яме,
Кочаклап алу белән.
Безнең җылы аралашу
Озак барыр дип беләм.
Көч, илһам, шифа алырмын
Синең рәхәт кочакта.
Көттеңме син мине, диңгез?
Көтсәң, әйдә, кочакла!
«КУ» 04, 2026
Фото: freepik ИИ
Теги: шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев