Шигърият
Коткаручы
Бөҗәк мине күрми, күрми – ә тотына. Мин бит – коткаручы, ул ышана миңа!
Корылыктан көеп, сусап бетеп, кибеп,
Дым тансыклый үлән, чишмә эзли киек.
Күләгәле куак арасына качып,
Ышык эзли кошлар, томшыклары ачык...
Ләгән тулы суны бер кабардай булып,
Очып төште коңгыз. Кем соң алыр йолып?
Үз телендә, мескен, сөрән салып ята:
«Бу күл мине йота, коткарыгыз, батам!»
Аның ялваруын кем ишетсен-белсен,
Кем ташласын салам, кем ярдәмгә килсен?!
Мин ишетәм аны! Мин – күз-колак монда.
Үләнле-бөҗәкле үз ишегалдымда.
Иелеп ләгәнгә, коңгызга кул бирәм,
Утыртып учыма, кояшта киптерәм.
Бөҗәк мине күрми, күрми – ә тотына.
Мин бит – коткаручы, ул ышана миңа!
"КУ" 05,2023
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Флюра,👏
0
0