Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көткән кешең кайта алсын өчен юллар кирәк

Көткән кешең кайта алсын өчен юллар кирәк. Үткәннәрнең кадерен белер өчен еллар кирәк.

Көткән кешең кайта алсын өчен юллар кирәк.
Үткәннәрнең кадерен белер өчен еллар кирәк.
Хәтер сандыкларын актарырга уйлар кирәк.
Җимешләрне үрелеп өзәр өчен буйлар кирәк.
Нәни адымнардан эз салырга айлар кирәк.
Бер сукмактан тигез атлау өчен җайлар кирәк.
Усалларны бераз юмаларга көйләү кирәк.
Сансызларга аңлатырга мең кат сөйләү кирәк.
Авыр чакта дусларыңа иңне терәү кирәк.
Гомерлеккә янәшәңдә терәк – берәү кирәк!

Айгөл Баһавиева

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев