Логотип Казан Утлары
Шигърият

Корт чаккыры

Корт чаккыры! Әллә бастым өстенә?– Ут булып яна ялан үкчәм һаман!

Челләнең дә иң-иң эссе көнендә
Бал-аш җыя чәчәкләрдән бал корты,
Без дә без, ди мактанып, тапкан саен
Һәм шул безләве белән дә куркытып.
Баскан идем тузганаклы ызанга,
Торамын эчтән генә утлар йотып.
Мин менә шифа эзлим тузганактан.
Бу эсседә эшче кортка ни калган?
Чәчәкләр хәлсезләнеп, ирен бөргән,
Булмыймы чыкса аңа кичкә табан?
Корт чаккыры! Әллә бастым өстенә?–
Ут булып яна ялан үкчәм һаман!

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    .......Кортларга да, авыл халкына даҗәйге челлә- уттай урак өсте.Ә бер эшсез шәһәр килмешәгеболын таптап йөри дурак төсле...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Урак өсте (Рифә Рахманга пародия)Бу эсседә эшче кортка ни калган?Чәчәкләр хәлсезләнеп, ирен бөргән,Булмыймы чыкса аңа кичкә табан?Корт чаккыры! Әллә бастым өстенә?–Ут булып яна ялан үкчәм һаман! (“Корт чаккыры” Рифә Рахман)Кортларга да, авыл халкына даҗәйге челлә- уттай урак өсте.Ә бер эшсез шәһәр килмешәгеболын таптап, йөри дурак төсле......Гөрләп тора иген басулары,кишәрлекләр, болын, борчак кыры...Ә ул, тик тә тормый, эш тә кырмый, йөри, аягын корт чаккыры!...Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)