Логотип Казан Утлары
Шигърият

Комсыз корт

Чаларган Җир аз булса да Тынычлык күрер микән?

Галәмгә күперләр суздың,

Диңгез төбенә – баскыч.

Гасырлар ача алмаган

Ишеккә таптың ачкыч.

Йолдызлардан такыя үрдең,

Күкләргә элдең бишек.

Тик җаныңда – үтәли җил,

Йөрәгең булгач тишек.

Фәннәрне буйсындырдың син,

Суырттың Җирнең маен.

Бәсәргән җаныңны сизеп,

Яшь түкте гүзәл каен.

Тамырларың буйлап ага

Кып-кызыл куе каның.

Тик «кансыз» дип мөһер суккан

Тәнеңдә чүккән җаның.

Бер тырмага ун кат басып,

Акыл җыя алмадың.

Симергән комсыз корты син

Сусыл, алсу алманың.

И адәмем, акыл сиңа

Берәр чак керер микән?

Чаларган Җир аз булса да

Тынычлык күрер микән?

 

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев