Көннәрнең үксегән чаклары...
Кемнәрдер тормышны яу итте!
Дөньяның күк йөзе чатнады –
Көннәрнең үксегән чаклары.
Ил күген сөремнәр каплады –
Беркайчан бетмәс күк таплары.
Кайдадыр очкычлар егылды,
Кайдадыр тимерләр сыгылды.
Кайдадыр йорт-җирләр ишелде,
Кайдадыр гомерләр киселде.
Ятимнәр, үксезләр ишәйде,
Афәтләр, кайгылар ешайды...
...Кайдадыр кемнәрдер шау итте,
Кемнәрдер тормышны яу итте!
Дөньяның күк йөзе чатнады –
Ил-көннең саташкан чаклары.
Кемнәрдер догалар ятлады,
Кемнәрдер сагаеп атлады.
Берәүләр барыр юл тапмады –
Туп-туры үлемгә атлады.
Берәүләр китте дә... кайтмады,
Аларның ал таңы атмады.
Йа Хода! Бирсәнә сабырлык!
Йөрәктә – тау кадәр авырлык!
Ил күген сөремнәр каплады –
Һичкайчан бетмәс күк таплары!
Көннәрнең саташкан чаклары...
Күпләрнең адашкан чаклары...
Кемнеңдер байлыгы ишәйде,
Кемнеңдер түбәсе кыйшайды...
Туктатчы бу мәхшәр-афәтне –
Тилертмә халыкны бу хәтле...
Барсын да Син күреп торасың –
Соңгы сүз Синеке, и Раббым!
"КУ" 09,2023
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев