Классташлар
Классларны санаганда еллап: Ничә елдан күрешербез тагын, Ничә бөртек... көлә-көлә елап?
Ярты гомер узып китте безнең
Илне зурлап, капиталны хурлап.
Ул чор үтте, капиталның данын
Арттырдылар кабат зурлап урлап...
Йә, ярар – бу бер чигенеш бары,
Бер чигелеш гомер бизәгендә.
Без үскәндә кызыл заман иде,
Бизәк итеп күрдек бизгәген дә.
Классташлар, сез бит асылташлар –
Алсу йөзләр истә, кыйгач кашлар.
Илле елдан кабат очрашканда
Кемдер аһлар дия, кемдер – кошмар...
Сүсәрсәк тә сүз ялгана сүзгә,
Уйчан караш күчә күздән күзгә,
Җыерчыклы җыелышу түгел,
Сыерчыклы яз булды бу безгә!
Озын булыр кебек иде гомер,
Классларны санаганда еллап:
Ничә елдан күрешербез тагын,
Ничә бөртек... көлә-көлә елап?
«КУ» 11, 2026
Фото: magnific ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев