Логотип Казан Утлары
Шигърият

Киткәннәргә яхшы теләк телә...

Озатулар кыен. Кире кайтып Какмасыннар күңел капкасын.

Киткәннәргә яхшы теләк телә,

Тик киткәннәр кире кайтмасын.

Озатулар кыен. Кире кайтып

Какмасыннар күңел капкасын.

Киткәннәргә яңа бәхет телә,

Бәхет булсын яңа ярларда.

Кайтмасыннар кире. Кемгә кирәк

Бер үк утта янә янарга.

Киткәннәргә якты юллар телә.

Шул юллардан ерак китсеннәр.

Кайтмасыннар кире. Калганнарның

Ачы күз яшьләре кипсеннәр.

Киткәннәргә изге теләк телә –

Яңа юллар алда ачылсын.

Кайтмасыннар кире. Тоймасыннар

Аерылуның сагыш, ачысын.

Кайтмасыннар кире!
 


"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев