Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кино карыйм

Чынбарлыкның тамырлары тирән – Уртак сагыш бездә, уртак сөрән.

Соңгы апачилар... Соңгы могиканнар...
Кино карыйм.
Һәм караган саен, чынбарлыкның
Ачылыгын таныйм:
«Ак кешеләр» чит-ят җиргә килгән,
«Ак кешеләр» һәрчак «күбрәк» белә,
«Ак кешеләр» үзенең кануннарын
Көчләп-көчләп әләм итеп элә...
Тик ул аклык – тән аклыгы гына,
Тик ул аклык – эчтән шундый кара.
Ул кәфенлек кебек, ак булса да,
Тереклеккә үлем булып сара.
«Ак кешеләр», «өлкән агай», «өлкән туган»...
Сизеп торам: сулышымны нидер буган –
Бер һай-һайлап күкне ярыр идем
Горур рухлы апачилар сыман.
...Далаларда һаман кылган микән?
Их, җилдереп үтсәң иде тагын.
Һәм табасы иде йөрәкләрнең
Хөр-ирекле, таш басмаган* чагын.
Кино карыйм... Хәтер юшкыннарын
Юа-юа ачы яшем белән.
Чынбарлыкның тамырлары тирән –
Уртак сагыш бездә, уртак сөрән.

 

«КУ» 06, 2025

Фото: jayflow.ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аппачилар, могиканнар белән уртактыр да язмыш, ..............Алар белән уртак безнең сөрән, дию, әмма ялгыш! ............. ...Әйе, язмыш уртак хәзер,- шикле исән калуыбыз, ...........Кысыр өмет кенә хәзер инде ирек алуыбыз. ............ ...Безме соң ул үзебезне алар белән чагыштырган? ...........Алар соңгы аппачига, могиканга кадәр торган... .......... ...Кап- караңгы кинозалда батыраеп утырабыз,- ...............Без- Чыңгызхан нәселе”- дип аулак җирдә лаф орабыз... ............... .. Сәйлән