Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кичердем...

Син – табыш! Син – ялгыш! Син – сагыш! Туганчы тәкъдиргә язылган.

Син – табыш! Син – ялгыш! Син – сагыш!

Туганчы тәкъдиргә язылган.

Син мине аердың кыш булып,

Хыяллар иленнән, язымнан.

Җәйләрне күрмәдем. Күземне

Күк томан каплады, адаштым.

Яралы күңелдә яшәде

Әрнүле моң тулы карашың.

Озынмы, кыскамы гомернең

Юллары берьялгыз үтелгән.

Синең дә, минем дә очасы

Канатлар ялкында өтелгән.

Нәрсәдер исбатлау идеме

Исрафка үткәргән гомерләр.

Без икәү тергезгән учактан

Өелеп калды тик күмерләр.

Кабынмас яңадан бер сүнгәч,

Кузлары әйләнгән көлләргә.

Кайтыплар булмый ул әйләнеп

Бер узган елларга, көннәргә.

Кая соң күпләрнең күзләрен

Кыздырган шәп егет, мин белгән?  

Яшиме дастанга күчеп ул,

Өзелеп халыкның теленнән?

Әллә соң онытылган көй булып

Төшәме исенә кемнеңдер?

Бәлки ул җаннарга көч биргән

Шиңмәслек мәхәббәт гөледер?!

Яисә сыздыргыч1 шикелле

Күңелнең кылларын чиртәме?

Әллә соң таңнарда былбылдай

Уята кояшлы иртәне?!

Яисә йолдызлы төннәрдә

Балкыймы күктә ул ай булып?
Керәме тәрәздән өйләргә,

Өр-яңа җыр сыман ургылып?

Мең төрле уй телә бәгырьне,

Белмимен, кем булып яшисең.

Җил генә искәндә китерә

Яныма яшь исен, яшь исен.

Ул синең күзләрдән тамганмы,

Әллә соң йөрәгең түреннән.

Бәлки син тилереп, тилмереп

Өзелгән ялгызлык чиреннән.

Юктыр ла, ышанмыйм, китмәссең,

Мине бер күрмичә яңадан.

Давыллап, тузаннар туздырып

Кырык ел үтсә дә арадан.

Төннәрне йокысыз үткәрәм,

Моң шакый бикләнгән ишекне.

Минутлар, секундлар санаган

Тавышны йөрәгем ишетте.

Бәлки ул нәкъ синең яралы

Йөрәгең тибеше булгандыр.

Хәбәрдер бәлки син кайтуга,

Син инде күптәннән юлдадыр.

Адашкан сукмаклар буйлатып,

Әйт әле, ни уйлап атлыйсың?!

Юл сорап дәшәсең микән соң

Күргәндә җәяүле, атлысын?

Чакрымнар үткәндә, кулыңда

Бар микән таяныр таягың?

Утырып хәл җыю җаен бер

Таптыңмы арганда аягың?!

Юлларың озындыр, ураудыр,

Гомерең буена сузылган.

Теләгем, очрасын Хозыр карт,

Җитәкләп алырга кулыңнан.

Гомернең ахыры җиткәнче,

Очрашу көтәм мин язмыштан.

Без генә түгел бу дөньяда

Бер-берен танымый ялгышкан.

Ялгышны була ул төзәтеп,

Исән-сау булганда икең дә.

Каргыштан пәрдәләр кормасаң

Һәм корым сөртмәсәң битеңә.

Син миңа гомерем буена

Җитәрлек сагышны эчердең.

Бәхиллек бир миңа киткәнче,

Мин сине күптәннән кичердем.
 

 

"КУ" 09, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев