Кичер мине!
Газиз туган җирең кочагына бер әйләнеп кире кайтасы. Куенында аның ятасы…
Кичер мине, газиз туган җирем,
өметләрең әгәр акламасам.
Тик сер бирмәс өчен генә кайчак,
горур булсам, артык вакланмасам.
Кичер мине, урамнарың буйлап
пар атларда җилеп узалмасам.
Сокланырлык чәчкә аталмасам,
тузганаклар булып тузалмасам.
Кичерегез мине, якташларым,
тиешенчә ихлас булалмасам.
Бакчагызда үскән алмагачка,
бер кош булып, кайтып куналмасам.
Кичер мине, бөек ана телем,
хисләремне синдә белдермәсәм.
Соңгы минутымда туган телдә
«Бәхил бул» дип, әйтеп өлгермәсәм.
Кичер мине, газиз туган нигез,
киткән өчен ташлап чит якларга.
Чит якта да олтан булмадым мин,
сер бирмәдем кебек чит-ятларга.
Кичер мине горур исемеңне
салалмасам әгәр җырларыма.
Исемеңнең һәр авазы күчкән
моң тирбәлгән күңел кылларыма.
Тормыш кагыйдәсе шундый гади:
яшәсәң дә кайсы якта син,
Газиз туган җирең кочагына
бер әйләнеп кире кайтасы.
Куенында аның ятасы…
«КУ» 10, 2026
Фото: magnifik ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев