Шигърият
"Хәзер күпләр акча коллары..."
Элек халык язмыш колы булган, Хәзер күпләр акча коллары.
Коллык китми илдән, коллык китми,
Яши белә төрле сыйфатта.
Шул коллыкта халкым яши бирә,
Карамый да уйлап бу хакта.
Бер коллыктан икенчегә илтә
Өерелеп барган юллары:
Элек халык язмыш колы булган,
Хәзер күпләр акча коллары.
"КУ" 11, 2019
Фото: pixabay
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев