Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хәтерсезлек чире бар гавамны...

Хәтерсезлек чире бар гавамны Агулатып яткан бер чорда, Рөхсәт сорый-сорый түрәләрдән, Ярларыннан тарих убыла, Җирдән безнең тарих юыла.

Тинчурин бакчасында узачак Хәтер көненә

чакыру килде. Хатның ахырында Казан шәһәр

хакимиятеннән рөхсәт бар, дип тә өстәгәннәр.

Ниһаять, безгә дә хәтерләргә рөхсәт иткәннәр,

дип елмаеп куйдым.

Хәтерсезлек чире бар гавамны

Агулатып яткан бер чорда,

Рөхсәт сорый-сорый түрәләрдән,

Төшеп барыш төпсез чокырга.

Хәтерләргә рөхсәт итәсезме?

Хәтер күндәм безнең, әйтсәң, күнә.

Ханбикәсен саткан милләт бит без,

Татар барда, хәтәр булмас, димә.

Хәтерләргә рөхсәт бирәсезме?

Нинди тарих яза яңа заман?

Бу җирләргә патшалар килгәнче,

Каһан булган, – Хан юртасы торган...

Хәтерләргә рөхсәт бирәсезме,

Үткәннәрдә калган шанлы чакны?

Тузан кунган тарих күмелерме

Заман аны җирдән юачакмы?..

Хәтерсезлек чире бар гавамны

Агулатып яткан бер чорда,

Рөхсәт сорый-сорый түрәләрдән,

Ярларыннан тарих убыла,

Җирдән безнең тарих юыла.

 

"КУ" 01, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев